Лениногорскида Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган рәсем конкурсы узды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе” МКУ инициативасы буенча 25 майда нефть монументы территориясендә асфальтта рәсем конкурсы узды, анда балалар гына түгел, яшьләр дә катнашты.

«Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте»ДАҺБУнең сәнгать-график бүлеге студентлары Кол Шәриф мәчетен ясады. Бу  иҗади коллектив эш конкурска ямь өстәде.

Катнашучылар 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International