Хөрмәтле Лениногорск районы мөселманнары! Хөрмәтле лениногорскилылар!
Сезне чын күңелдән мөселман бәйрәмнәренең иң олы бәйрәмнәрнең берсе-Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бу якты бәйрәмдә исламның иң яхшы традицияләре, аның әхлакый идеаллары чагылыш тапкан. Ураза гаете рухи чистарынуны, тынычлык һәм шәфкатьлелекне, игелекле гамәлләр кылуны чагылдыра. Мондый кыйммәтләр барлык дин ияләренә дә бертигез якын һәм аңлаешлы. Алар дуслыкка һәм иҗат итүгә, яхшылыкка һәм кызгануга, мохтаҗларга ярдәм итүгә этәрә, тарихи яктан тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Лениногорск районының хөрмәтле мөселманнары! Сез һәрвакыт кешеләргә карата, аларның диннәренә бәйсез рәвештә, яхшы мөнәсәбәт үрнәге булып торасыз. Сез шәһәр һәм район тормышында актив катнашасыз, район территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм үзара аңлашу традицияләрен хуплыйсыз, әхлакый идеалларны торгызу һәм динара диалогны үстерү эшенә көченнән килгәнчә өлеш кертәсез.
Ураза гаете һәр йортка җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, иминлек, муллык алып килсен! Сезгә озын елларга сәламәтлек һәм бәхет, уңышлар телим.