Лениногорскилылар өчен 23 майга һава торышы фаразы

2020 елның 22 мае, җомга

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 23 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 маенда төнлә урыны белән томан көтелә.

Аязучан болытлы һава. Көндез урыны белән көньяк районнарда яңгыр.

Җил төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 м, көндез төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +2..+5, һавада һәм туфракта урыны белән -1.

Көндез максималь һава температурасы +16..+19˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International