Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кертелгән кайбер вакытлы чикләүләрне этаплап бетерүгә карамастан, яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, бүгенге көндә, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатларында, массакүләм чаралар үткәрүгә, дини объектларга бару һәм алар территориясендә үткәрелә торган дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу, югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, тыюларның гамәлдә булуы саклана.
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгатенә нигезләнеп, Лениногорск шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин Лениногорск районы имам-хатыйблары исеменнән быел «Ураза» бәйрәме мәчетләрдә һәм дини корылмаларда үткәрелмәячәк, дип хәбәр итә. Мөэминнәр өйләрдә намаз укырлар.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!