Шушы көннәрдә җирле кеше Кутузов ур., 15 адресы буенча урнашкан ишегалды янындагы территория чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистартылмавын хәбәр итте.
Шәһәр Башкарма комитеты хезмәтләр белән берлектә әлеге шикаятькә җавап бирде. Нәтиҗәдә, гараж җәмгыяте һәм «Жилищник» ҖЧҖ көче белән кисәтү бетерелде. Чүп-чар һәм коры-сары җыеп алу, үлән чабу эшләре башкарылды.
Сезнең кисәтүләрегез һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына зур рәхмәт белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.