2020 елның 20 маенда «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССУның актлар залында «ЛЦРБ» ДАССУ коллективы белән яңа коронавирус йогышы ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә йөкләнеш өчен кызыксындыру характерындагы түләү мәсьәләләре буенча очрашу булды.
Коронавирус инфекциясе ачыкланган кешеләр белән турыдан-туры эшләүче табиблар 80 мең сум ала, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары - 50 мең сум, кече медицина персоналы - аена 25 мең сум. коронавируслы пациентларга ярдәм күрсәтүче бригада составында эшләүче ашыгыч ярдәм табиблары өчен 50 мең сум түләүләр каралган. Фельдшерларга, шәфкать туташларына һәм машина йөртүчеләргә аена 25 мең сум каралган.