"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары Бөтендөнья хәтер көненә багышланган чаралар уздырды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе


20 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Ел саен, майның өченче якшәмбесендә, бөтен дөньяда шушы авыру аркасында дөньядан киткән кешеләрне искә алалар.  «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары берничә чара үткәрде. Чараларны тормышка ашыруның беренче этабы яшьләрнең марафонда катнашуы булды, анда алар “Социаль челтәрләрдә фото яса һәм урнаштыр” дигән акция флешмобына кушылды. Шул рәвешле, катнашучылар СПИД белән көрәштә бердәмлекне күрсәтте.

10 нчы мәктәп укучылары арасында “Без СПИДка каршы” дигән темага плакатлар конкурсы узды, анда балалар әлеге проблемага карата үз фикерләрен белдерделәр. Конкурста 1 урынны  Рита Хлгатян алды; 2 урын - Луиза Гәрәева һәм Саша Кондрашкина; 3 урын - Алия Храмова. Афәрин!

 Чараларны үткәрүдә педагог-психолог Анастасия Николаевна Антипованың СПИД проблемалары буенча яшьләр арасында онлайн-чыгышы киләсе адым булды.  Анастасия Николаевна ВИЧ йоктыру  юллары, аның СПИДтан аермасы, симптоматика һәм төп саклану чаралары, кешенең иммунодефициты вирусы белән йоктыру куркынычын киметү, үзен максималь рәвештә куркынычсызландыру һәм шәхси җаваплылыкның мөһимлеген аңлау турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International