«Мәдәният» милли проекты кысаларында, Лениногорск районының Ивановка авылында авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау дәвам итә.
Объектта тәрәзәләр, ишекләр, инженерлык челтәрләре тулысынча алмаштырылган. Бүгенге көндә төзүчеләр бизәү эшләренә керештеләр.
Игътибарга! «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Тимәш авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Әлеге проектның максаты-мәдәни мохиткә җәлеп ителгән гражданнар санын заманча инфраструктура булдыру юлы белән арттыру.