Гражданнарда һәм үсеп килүче яшь буында коррупциягә каршы караш формалаштыру буенча агарту һәм тәрбия эше тормышның төрле өлкәләрендә коррупцияне тудыра торган сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгаруга (минимизацияләүгә) юнәлтелгән.

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә ашырыла торган коррупциягә каршы сәясәтнең төп бурычларының берсе-җәмгыятьтә коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру.

Гражданнарда һәм үсеп килүче яшь буында коррупциягә каршы караш формалаштыру буенча тәрбияви эшләр тормышның төрле өлкәләрендә коррупцияне тудыра торган сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгаруга (минимизацияләүгә) юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары белән расланган «2015 - 2022 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында ел саен уздырыла торган республика конкурсларына аерым игътибар бирелә, аларда Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф оешмалары катнаша. Уздырылган конкурслар йомгаклары буенча Казан Кремленең Вәкиллек корпусында ел саен коррупциягә каршы юнәлешле республика иҗади конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасы уздырыла. Әлеге конкурслар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм студентлары арасында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International