Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, президент указы нигезендә гаиләләрнең айлык түләүгә хакы 5 мең сум киңәйтелгән, ул апрельдән алып июньгә кадәр балаларга өч яшькә кадәр бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталына хокукы булган гаиләләр генә түгел, гомумән, 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр бала тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.
Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Гаризаны тутырганда әлеге мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм гамәлдәге булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Гаризаны шулай ук күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин, тик бары тик алдан язылу буенча гына.