Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов иртәдән үк ветераннарны котлады

2020 елның 9 мае, шимбә

9 май барыбыз өчен дә матур көн, әмма иң мөһиме онытылмаслык, истәлекле көн - Җиңү көне.

Бүген иртәнге 8 дә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов Бөек Ватан сугышы ветераннарын телефон аша Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Район башлыгы Хөҗәт Сәрим улы Сәримов, Александра Макаровна Рутковская һәм Шәүкәт Мирзай улы Мифтаховка шалтыратты.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов ветераннарга нык сәламәтлек, озын гомер, баш очында тыныч күк йөзе , балаларыбыз беркайчан да сугышның нәрсә икәнен белмәсеннәр дип теләде.

Бу бәйрәмгә турыдан-туры катнашы булган, аякларыбызга баш иеп тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерергә тиешле кешеләр бөтенләй аз калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International