Лениногорскида җәмәгать урыннарын махсус дезинфекцияләүче эремә белән эшкәртү дәвам итә

2020 елның 8 мае, җомга

Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны һәм тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясен таратуны профилактикалау максатында эшләнә.

Бүген Ленин проспектындагы сквер, Геройлар аллеясы кебек урыннар эшкәртелгән. Эшкәртүне «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе»ДБУ башкара.

Лениногорск хакимияте халыкка өйдә калыгыз, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International