2020 елның 26 апреленнән башлап, эш бирүчеләргә оешманың кадрлар үзгәреше – хезмәткәрләрне кабул итү һәм эштән азат итү турындагы хисапны – тиешле боерык (күрсәтмә) басылган көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүне раслаучы башка документларны Пенсия фондына тапшырырга кирәк. Башка даими эшкә күчерү һәм хезмәткәр тарафыннан хезмәт кенәгәсен кәгазьдә яки электрон рәвештә алып баруны дәвам итү турында гариза бирү очракларында-айның 15 числосыннан да соңга калмыйча.