Лениногорскиның хезмәт күрсәтүче оешмалары күпфатирлы йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекцияләү эшен дәвам итәләр.
Белгечләр керү юлларын дезинфекция чаралары кулланып җыештыралар: ишекләрне, ишек тоткаларын, сүндергечләрне, баскыч култыксаларын, чакыру кнопкасын һәм лифт, домофоннар, почта әрҗәләре, стеналар һәм идәннәрне эшкәртәләр. Бу чара коронавирус инфекциясе таралу ихтималы белән көрәшкә юнәлдерелгән.
Кадерле лениногорскилылар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, үз-үзегезне изоляция режимын саклагыз!