Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Безнең якташлар-Советлар Союзы геройлары» фотокүргәзмәсе

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Лениногорск җире 12 Советлар Союзы Герое ватаны булып тора. Алар үзләренең кече ватаннары данын яу кырлары буйлап күтәрделәр. Аларның һәркайсы хәзерге генә түгел, киләчәк буыннарның да аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иясен өчен лаек. Аларның күбесенең исемен безнең шәһәр урамнары йөртә.

Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Тамара Тимофеева, балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, «Безнең якташлар - Советлар Союзы Геройлары» дигән фотокүргәзмә оештырды.

Әлеге күргәзмәнең максаты-патриотик тәрбия бирү, сугыш геройларына карата хөрмәт хисен үстерү.

Интернет челтәре аша катнашучылар төркемгә геройлар турында фотолар, мәгълүматлар җибәрделәр, күргәзмә макетларын булдырдылар. Уртак проект-ул якташларыбызга хөрмәт күрсәтү. Без хәтерлибез һәм горурланабыз!

Видеороликны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.instagram.com/tv/B_1g9ImFoZ1/?igshid=1tw6x5xjihu1v

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International