1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Безнең барыбыз өчен дә бу бәйрәм яз килүне һәм табигатьнең уянуын, шуның белән бергә яхшыга өметләрне чагылдыра. 1 Май – үзенең көндәлек хезмәте белән иртәгесе көнне тудыручылар, илнең, үз гаиләсенең чәчәк атуын һәм иминлеген булдыручылар бәйрәме ул.
Районыбыз үсеше һәм чыныгуына берничә буын якташларыбызның бәяләп бетергесез өлеше кергән. Безгә дә әлеге күркәм традицияне дәвам итеп, кечкенә ватаныбызның чәчәк атуы, ныгуы, якыннарыбызның яшәешен яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.
Лениногорск районы – эш сөючән һәм талантлы кешеләр җире. 1 Май бәйрәме алдыннан хезмәт ветераннарына, шәһәребезнең бүгенгесенә зур өлеш керткән һәм киләчәккә үсеш нигезләре салган һәркемгә аеруча олы рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры