Лениногорск районында#Мывместе акциясе волонтерлык штабы үз эшен дәвам итә.
Коронавирус инфекциясе таралу чорында, акция кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга азык-төлек, медикаментлар сатып алу, квартал һәм кәрәзле телефон элемтәсе, шулай ук беренче чиратта кирәкле әйберләр сатып алуда ярдәм күрсәтелә.
Волонтерлар штабына яшьләр үзәге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгечләре һәм активистлары, студентлар, эшләүче яшьләр, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук шәһәребез һәм районның актив гражданнары керә.
Өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча Волонтерлар штабы активистлары махсус белем бирү курсы һәм инструктаж уздылар, медицина битлекләрендә һәм перчаткаларда эшлиләр, мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашканда барлык кирәкле таләпләрне үтиләр.
Волонтерлар гражданнардан азык-төлек, беренче чиратта кирәкле товарлар һәм дарулар сатып алу һәм алып килүгә кагылышлы үтенечләрне оператив рәвештә башкаралар. Штаб эше дәвамында ирекле ярдәмчеләр тарафыннан 65 адрес эшләнгән. Өлкән яшьтәге кешеләр өйдә кала алсын өчен #Мывместе волонтерлык штабы эше алып барыла.