Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль контракт – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм»

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль контрактлар төзү һәм тормышка ашыру буенча эш алып баралар.

Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәменең максаты-гаиләләргә авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итү.

Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен төзү өчен төп шарт - гаиләнең җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кереме. Гаиләне социаль адаптацияләү программасына керә торган чаралар: эшкә урнашу, яңадан укыту, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем бирү, шулай ук стажировка узу, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлек оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итүче башка чаралар.

Бүгенге көндә бу ярдәмнән 15 гаилә уңышлы файдаланды. Аларның 6сы – эшкә урнашты, 2се - үзмәшгульлек, 7се – авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлдерелгән башка ярдәм алды.

Социаль контракт төзү өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International