Лениногорскида җәмәгать урыннарын махсус дезинфекцияләүче эремә белән эшкәртү дәвам итә

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.

Кичә хлорка нигезендә эремә җәмәгать транспорты тукталышлары, В.И.Ленин исемендәге үзәк мәйдан һәм Г.Тукай урамындагы сквер эшкәртелгән.

Санитар эшкәртү «Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән башкарыла.

Лениногорск администрациясе халыкка өйдә калуларын сорап мөрәҗәгать итә! Тормышыгызны, якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International