Татарстан Республикасында табигый янгыннар барлыкка килү мөмкинлеге башлану белән бәйле янгын куркынычы булган чор (сезон) – 10 апрельдән 17 майга кадәр кертелде.
Бу чорның гамәлдә булуы шартларында Татарстан Республикасы территориясендә теләсә нинди ут, шул исәптән мангалда һәм металл мичкәдә кабызу тыела (РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы карары белән расланган РФдә янгынга каршы режим кагыйдәләренең 17 пунктындагы таләпләре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2016 елның 26 гыйнварындагы 26 номерлы боерыгы белән расланган запас җирләрдә ачык ут куллану һәм учак ягу тәртибенең 9 пунктындагы таләпләр).
Коры үләнгә эләккән кечерәк бер күмер кайгылы нәтиҗәләргә, урман янгыннарына яки үз мөлкәтегезне яндыруга китерергә мөмкин. Кечкенә генә очкын яки пыскып янучы күмер чын янгынга әйләнсен өчен җилнең бер өлеше генә җитә. Көчле җил булганда, ут тиз тарала, яну мәйданы зурая, куркыныч төс ала.
Янгынга каршы махсус режим чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкырга арта.
Гадәттәге гражданнар өчен бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар 2-4 мең сум тәшкил итә, вазыйфаи затлар өчен - 15-30 мең сум, эшмәкәрләр өчен - 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 200-400 мең сум.
Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булу чоры тәмамланганнан соң, ачык уттан имин файдалану өчен тиешле шартлар үтәлгәндә, шашлык кыздыруны тоткарлыксыз кыздырырга мөмкин.