Шушы көннәрдә җирле халык социаль челтәрләрдә электр тапшыру һава линияләре өстендә авышкан каен һәм авария ситуациясе барлыкка килү турында хәбәр итте. Шәһәр башкарма комитеты хезмәтләр белән бергәләп шикаятькә җавап бирде. Нәтиҗәдә «Сетевая компания» ААҖ көче белән кисәтү бетерелде.
Сезнең кисәтүләр һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8(85595) 5-06-12 (кабул итү бүлмәсе).