Блокпостларны атна саен йөреп чыгу 29 апрельдә иртән башланды. Шәһәрдә керү һәм чыгу урыннарында 4 блокпост урнаштырылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре автомобильчеләрне тиешле документлар булуга тикшерәләр. Ә аларга монда Росгвардия ярдәм итә. Бу мәҗбүри чара. Болар барысы да халкыбызның иминлеге өчен һәм таҗ ясау инфекциясенең таралуын кисәтү өчен эшләнә.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов постларны йөреп чыкты, полиция хезмәткәрләре һәм кешеләр белән аралашты. "Бүген табиблар, хокук саклау органнары, ТКХ һәм район хакимияте хезмәткәрләре тәүлек буе эшли. Мондый контроль йөрүләрне атна саен оештырырга планлаштырабыз", - диде Лениногорск муниципаль районы Башлыгы.
Хөрмәтле Лениногорск халкы! Сау булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!