Лениногорскида күпфатирлы торак йортларның подъездларын дезинфекцияләү дәвам итә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Лениногорскида күпфатирлы торак йортларның подъездларын дезинфекцияләү дәвам итә.

Подъездларны дезинфекцияләгәндә хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре култыкса, ишек тоткалары, сүндергечләр, почта әрҗәләре, лифт төймәләрен, ишекләрне һәм тәрәзә төпләрен  зарарсызландыралар һәм юалар.

Бу чара яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Эшләр күп фатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексы кысаларында башкарыла.

Кадерле лениногорскилылар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, үз-үзегезне изоляция режимын саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International