Лениногорскилылар өчен 29 апрельгә һава торышы фаразы

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 29 апрельдә төнлә һәм көндез Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда юеш кар, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба 7-12 м / с тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+4, максималь һава температурасы көндез +9..+13˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International