Лениногорск районы Башлыгы укучылар белән дистанцион укуда аралашты

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов укучылар һәм укытучылар белән видеоконферецэлемтә режимында аралашты, 8 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә дәресләрнең барышын карады.

3 нче сыйныф математика укытучысы Гүзәл Ямалтдинова район Башлыгының игътибарын интернет сыйфатына юнәлтте. Онлайн-дәресләр үткәрү өчен барлык гаиләләрдә дә дә кирәкле җиһазлар булмавын билгеләп үтте.

«Безнең өчен дистанцион уку системасының уңайлы һәм нәтиҗәле булуы мөһим. Онлайн-платформаларга тоташканда һәм аларның тотрыклы эшләвендә кыенлыклар бар, әмма без моның өстендә эшлибез инде», - дип билгеләп үтте район Башлыгы.

Шулай ук район Башлыгы укучы белән дә аралашты, укуны читтән торып уку, мондый шартларда кыенлыклар килеп чыгуы турындагы фикерен дә белде.

Укучыларны үз-үзен изоляцияләү режимын үтәргә, кирәкмәгәнгә урамга чыкмаска, саклык битлекләрен кияргә һәм иң мөһиме үзен һәм якыннарын сакларга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International