«Безнең ишегалды» Президент программасының рәсми порталында Лениногорск шәһәренең ишегалларын төзекләндерү буенча яңа планнар-схемалар барлыкка килде

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Ишегалларны dvor.tatar сайтында «Документлар» бүлегендә табарга мөмкин. Йортларда яшәүчеләрнең шәрехләрен схема басылып чыкканнан соң җиде көн эчендә кабул итәләр.

Шәрехләрне  һәм теләкләрне dvor.tatar сайты аша һәм 8 (800) 27-5-2020 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.

 Шәрехләр кабул итү тәмамлангач, аларны эшкәртелүгә районнарга тапшырачаклар. Мөрәҗәгатьләрне җирле проектлаучылар өйрәнәчәк. Әгәр дә алар халыктан бик күп бертөрле сораулар теркәсә, ишегалды планын эшкә кайтарачаклар.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү проектлары этаплап бастырылачак. Кайнар линия номеры һәм программа сайтында СМС-таратуга язылырга була: сезнең ишегалдының план-схемасы басылып чыгу белән, сезгә бу турыда хәбәр киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International