26 апрельдә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы кырларында чәчү кампаниясенең барышын тикшерде.
Район башлыгы кырларны карап йөргәндә Сарабиккол авылындагы «Сатурн-Урал» ҖЧҖ һәм Зәй-Каратай авылындагы «Август» ҖЧҖ җитәкчеләре һәм механизаторлары белән аралашты, техниканың торышын бәяләде, язгы кыр эшләрен оештыруны яхшырту, коронавирус пандемиясе шартларында хезмәткәрләрнең иминлеген арттыру буенча тиешле күрсәтмәләр бирде.