Бүген, Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу көнендә, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов ассызыклаганча, бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукайның туган көнендә, безнең республикада тагын бер истәлекле вакыйга - туган тел көне билгеләп үтелә.
«Бу көннәрдә районыбызның барлык мәктәпләре, китапханәләре, мәдәният учреждениеләре шагыйрьнең туган көне уңаеннан онлайн-чаралар үткәрәләр, конкурслар оештыралар. Анда балалар да, өлкәннәр дә актив катнаша», - диде Рәгать Хөсәенов.