Хөрмәтле лениногорскилылар! Безнең район халкы!

2020 елның 24 апреле, җомга

Бүген һәрберебездән килеп туган вәзгыятькә җитди мөнәсәбәт таләп ителә. Бүгенге көндә үз-үзеңне һәм якыннарыңны яклауның иң ышанычлы ысулы - өйдә тору. Безнең илдә, республикада һәм Лениногорск районында сезне һәм якыннарыгызны саклау өчен җитәрлек чаралар күрелә!

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәм: 23 апрельдән Россия Федерациясе субъектлары территорияләреннән килгән яки кайткан кешеләр, шулай ук алар белән бергә яшәгән кешеләр 14 календарь көн эчендә өйләрендә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.

Сез Роспотребнадзорга 8 (85595) 5-76-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз; шулай ук “Лениногорск үзәк район хастаханәсе” ДАССУ телефоны буенча - 8 (85595) 5-34-98.

Хөрмәтле Лениногорск халкы, өйдә калыгыз! Сау-сәламәт  булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International