Лениногорскида җәмәгать урыннарын махсус эретмә белән дезинфекцияләү дәвам итә

2020 елның 24 апреле, җомга

Лениногорск районында яңа коронавирус таралуга юл куймау буенча барлык чаралар күрелә.

Көн саен «Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән иҗтимагый урыннарны эшкәртү уздырыла.  Барлык җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичү урыннарында да эшкәртелде.

Исегезгә төшерәбез, дезинфикацияләүче катнашма составына актив хлор керә. Бу куркыныч инфекцияләр таралу юлында өстәмә киртә, чөнки вирус металл һәм пластик өслекләрдә өч көнгә кадәр яшәргә сәләтле.

Лениногорск администрациясе кешегә ышандыргыч үтенеч белән мөрәҗәгать итә - өйдә калыгыз! Тормышыгызны һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International