Кузьмичева Мария Яковлевна - тыл хезмәтчәне, "Өмет" халык хоры ветераны катнашучысы

2020 елның 24 апреле, җомга

Дуслар, таныш булыйк, бу- Кузьмичева Мария Яковлевна - тыл хезмәтчәне, "Өмет" халык хоры ветераны катнашучысы.

1941 елда кыз, аның күп кенә яшьтәшләре кебек үк, Татарстанның Яңа Чишмә районы хуҗалыкларының берсендә - кырда, ындыр табагында эшли башлый.

Аның биографиясенең киләсе бите - Чистай сәгать заводында эшләү. Ә 15 яшендә Мария инде Горбунов исемендәге Казан авиация заводында фрезерчы  хезмәтен башкаара. Монда фронт өчен самолетлар туплана Станок артында тын да алмыйча унике сәгать вакыт, көненә бер кечкенә генә ипи һәм үлән ашы тәлинкәсе - бу эштә яшь кенә эшче хатын-кызлар торды, һәм аларга Җиңүгә ышанычны саклап калырга ярдәм итте.

Сугыштан соң ул берничә ел Фрунзе исемендәге Куйбышев заводында эшләде, анда ул алтынчы разрядның фрезерчысы буларак, авыл хуҗалыгы техникасы өчен детальләр чыгара. Бер үк вакытта өч станокка хезмәт күрсәтә-күрсәтә, ул сугыш елларында җимерелгән халык хуҗалыгын торгызуга зур өлеш кертә.

Лаеклы ялга киткәнче Төньякта бораулаучыларның пешекчесе булып эшләргә өлгергән. "Сугыш мине тулы балачактан, уку мөмкинлегеннән мәхрүм итте, ләкин кыенлыкларны җиңеп, мин бик зур тормыш тәҗрибәсенә ия булдым, практикада берничә һөнәр үзләштердем һәм моның белән горурланам», – ди тыл хезмәтчәне, үз хезмәтләре өчен күп бүләкләр алган.

Кузьмичевлар гаиләсендә ике бала: улы һәм кызы үсә. Бүген Мария Яковлевнаның дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар.

"Ил, җиңүче халкыбыз тарихын сакларга, яшьләргә җиткерергә кирәк",-ди Мария Яковлевна.

Мария Яковлевнага 91 яшь, аның хәтере яхшы, ул оптимизм белән тулы, ветераннар хорының калган катнашучылары өчен үрнәк булып тора. Аңа сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International