Балалар « янгын куркынычы чоры» нәрсә икәнлеген белергә тиеш

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Ут бик зур көчкә ия һәм хаталарны кичерми. Әгәр бу көч белән акылсыз һәм саксыз мөрәҗәгать итсәң, ут куркыныч, мәкерле дошман булырга мөмкин.

Хөрмәтле ата-аналар!

Сезнең куркынычсызлык һәм балаларыгызның иминлеге максатыннан, мөмкин кадәр ешрак балалар белән гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшегез.

Иң мөһиме: балаларны янгын куркынычын булдырмаска өйрәтегез. Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатларга онытмагыз.

Янгынны булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә кирәк.

БАЛАЛАРНЫҢ ИСЕНӘ ТӨШЕРЕГЕЗ:

— уйнап ташланган шырпы авыр тән җәрәхәтләренә һәм имгәнүләргә китерергә мөмкин;

— шырпы белән уйнамагыз, кечкенә балалар шырпы белән шаярмасын өчен күзәтегез

- таныш булмаган предметларны, дары һәм буяулар савытларын, аэрозоль төргәкләрне җылытмагыз;

-электр агрегат приборлары белән уйнамагыз - челтәргә кертелгән һәм караучысыз калдырылганнардан янгын булырга мөмкин;

Әгәр янгын килеп чыкса, сез беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш:

- кичекмәстән " 101 " яки " 112 " телефоннары буенча янгын сүндерүчеләрне чакыртыгыз, үз фамилиягезне һәм янгынның төгәл адресын атагыз, өлкәннәрне ярдәмгә чакырыгыз;

- тиз арада төтенләнгән бинадан китегез;

 - Бина тнык төтенле  булса, кулъяулыгыгызны яисә сөлгегезне су белән чылатып, аның аша сулыш алып, идәнгә сыеныгыз һәм стена буйлап ишеккә таба хәрәкәт итегез.

-Иң мөһиме: сез ничек кенә курыксагыз да, беркайчан да аулак урыннарга качмагыз.

Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International