Якташыбыз - сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Гаврил Дмитриевич Анисахаров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Ул 1930 елның 22 апрелендә Спиридоновка авылында туа. 1942-1943 елларда иң авыр сугыш елларында Урдала һәм Иске Иштирәк авыллары колхозында эшли.

1944-45 елларда Зеленая Роща авылында һәм СМК 4 урман ташый, балта остасы булып эшли. 1946 елда,  тракторны  үзләштергәч, Спиридоновка авылында товар паркында эшли. 1948 елда Ромашкино бистәсендә оператор ярдәмчесе,  аннары машина йөртүчегә өйрәнеп Шөгер нефть промыселы системасында эшли. 1983 елда Лангепаста Татнефть Берләшмәсендә механик булып эшли башлый, аннары махсус техника ремонтлау буенча колонна җитәкчесе  эшен башкара, шуннан пенсиягә чыга.

Эшнең гомуми стажы 50 елга якын тәшкил итә.

Хатыны белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Бу бәйрәм көнендә аны телефон аша район Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

"Хөрмәтле Гаврил Дмитриевич! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйм. Кызганычка каршы, бүген сезнең янга килү мөмкинлеге юк, әмма иң яхшы теләкләремне телефон аша җиткерәсем килә. Сез, ветераннар, районыбыз горурлыгы, яшьләргә үрнәк. Сезнең яшь вакытларыгызга иң авыр вакытлар туры килде, ләкин  сынмадыгыз, кешелеклелек һәм игелеклелек хисен югалтмадыгыз. Вакыт туктамый, ветераннарыбыз да аз кала. Сез озак яшәсәгез, сау-сәламәт булуыгызны һәм безнең өстебездә һәрвакыт тыныч күк булуын телим. Сезнең алда баш иябез".

Аннары Башлык ветеранның хәле һәм тормыш шартлары белән кызыксынды. Район Башлыгының бүләге,  В.В. Путинның шәхси котлавы һәм юбилей медале туганнары аша тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International