Апрель башыннан Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Тамара Тимофеева, балигъ булмаган хезмәт алучылар белән бергә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү хөрмәтенә арт-китап әзерләү белән шөгыльләнә. Бу эшнең максаты - балаларны матурлыкка, яхшылыкка җәлеп итү, туган табигатьне һәм мәдәнияка мәхәббәт уяту.
Проектта катнашучылар белән бергә китапның форматы, аның исеме һәм эчтәлеге сайланды. Интернет аша балалар педагогка әкиятләргә иллюстрацияләр юллыйлар, үз идеяләрен тәкъдим итәләр.
Балалар һәм өлкәннәр иҗади проектны тормышка ашыруга бик теләп кушылдылар. Якын киләчәктә китапны тәкъдир итә алачаклар.