Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды Идарәсе пенсия фондында кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла, дип искәртә.
«Пенсия фондына барганчы, пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгенә 8(843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратыгыз. Шулай да барып булмый икән, кабул итүгә алдан язылу сервисыннан файдаланып, шәхси кабинетта, Россия Пенсия фонды сайтында яки 8(843) 279-27-27 телефон номеры буенча язылырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына электрон рәвештә алырга була, гражданның шәхси кабинетында сайтта www.pfrf.ru-гариза бирү кирәк булган очракта, аны сайт аша да җибәрү мөмкинлеге бар.
Игътибар итегез, җирләүгә пособие алу өчен гариза бирү хезмәте искәрмә булып тора, гариза мөрәҗәгать итү факты буенча каралачак.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз! Өйдә калыгыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе телефоны: 8 (85595) 5-05-45, 5-23-01, 074.