Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү- консультация

2020 елның 18 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү- консультация

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 19 апрелендә төнлә һәм көндез секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил саклана.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

2020 елның 18 апрелендә 18 сәгатьтән 19 апрель 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә.

Көндез бераз яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+1˚;

һаваның максималь температурасы көндез +8..+11˚

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытындп сез урамда икән,  җир асты кичүе яки подъездларда качып торырга киңәш итәбе. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә  мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6.  Каты җил вакытында югары катлардан ватылган тәрәзә ватыклары,  түбәдән төшкән әйберләр куркыныс тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагы да арта.

7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга,  балкон тирәсеннән очып төшә торган барлык әйбнрләрне алып куярга.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International