Лениногорск районы Башлыгы мәктәп укучыларын дистанцион укытуның ничек узуын тикшерде

2020 елның 17 апреле, җомга

Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә режимында онлайн-дәресләрдә булуын дәвам итә.

Бүген, 17 апрельдә ул берничә дистанцион дәрестә катнашты. Урмышлы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары бу вакытта биология дәресендә шөгыльләнделәр. Укытучы Миләүшә Фәрзиева сүзләренә караганда, балалар дәрестә активлык күрсәтәләр, башкарылган эшләрне вакытында җибәрәләр.

“Интернет белән зур проблемалар юк, туган очракта, алар индивидуаль хәл ителә”, - дип ассызыклады укытучы.

Зеленая Роща  мәктәбе укучылары өчен геометрия дәресе барды. Укытучы билгеләп үткәнчә, укучылар һәм ата-аналар дистанцион укуга аңлаешлы мөнәсәбәттә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International