"Сугыш хатын-кыз өчен түгел" проекты кысаларында "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярлдәм күрсәтү үзәге "Тормыштан бите" циклын эшләтеп җибәрде.
Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында, өлкән кешеләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлге булмаса да, чараларны тормышка ашыруда заманча технологияләр ярдәмгә килә.
Мобиль элемтә ярдәмендә социаль хезмәт алучылардан интервьюлар алынды, электрон почта аша сканерланган фоторәсемнәр алынды. Һәм менә инде безнең алда тормыш бите…
София Нурали кызы Габбасова 2014 елның маеннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәт күрсәтүләрен ала.
София Нурали кызы 1932 елның 7 июнендә Мари АССРның Хутер авылында туа. Сугыш башланганда әле мәктәп партасы артында гына була. Сугыш елларының иң беренче дулкынлану хисләре дә мәктәп белән бәйле. София Нурали мәктәптә хәрби эшне күп өйрәнүләрен, атырга өйрәнүләрен искә төшерде, Яхшы аткан өчен дә бүләкләре булуы турында әйтте. Дәресләрдә бик нык ашыйсы килгән иде. Ул катлаулы елларда аларны урман коткарып калган: үләннәр, гөмбә, җиләк-җимеш җыйганнар, Мари урманнары моңа һәрвакыт бай булган. Алар янына Ленинградтан эвакуацияләнүчеләрне алып кайтканнар. Килүчеләрнең күзләрендә укылган өметсезлекне хәтерли. Мәктәптә дәресләрдән соң колхозда эшлиләр,өлкәннәргә булышалар. Алар зурлар белән беррәттән эшлиләр.
"Әни гаиләсендә 4 бала иде. Әтиләрен 43 яшендә фронтка алалар, 45 яшендә хәбәрсез югалган. 7 сыйныфны тәмамлагач, әби кызын, әниемне ипи заводына эшкә җибәрде, ул 14 яшьтән эшләде, бөтен гаиләне туендырды. Аның ире, әтием, әни кебек сугыш баласы, тыл хезмәтчәне . Безнең гаиләдә 3 бала иде. Минем уйлавымча, әти-әниләребез балачагында күргән ачлык сугыш еллары гомер буе истә", - дип сөйли София Нуралеевнаның кызы Луиза.