Татарстан Республикасында табигый янгыннар барлыкка килү мөмкинлеге башлану белән бәйле янгын куркынычы булган чор (сезон) – 10 апрельдән 17 майга кадәр кертелде.
Бу чор гамәлдә булган шартларда республика территориясендә учак кабызу , шул исәптән мангалда һәм металл мичкәдә яндыру ТЫЕЛА (РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 нчы санлы карары белән расланган РФ янгынга каршы режим кагыйдәләренең 17 пункты һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2016 елның 26 гыйнварындагы 26 нчы санлы боерыгы белән расланган Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запастагы җирләрдә ачык ут куллану һәм учак үрчетү тәртибенең 9 пункты таләпләре).
Коры үләнгә эләккән очкын урман янгыннарына, сезнең милекне юкка чыгаруга китерергә мөмкин. Искән җил кечкнә очкынны зур янгынга әйләндерергә мөмкин. Көчле җил вакытында ут тиз тарала, яну мәйданы арта, куркыныч характерга ия була.
Махсус янгынга каршы режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкыр арта. Гади гражданнар өчен бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләр өчен – 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булу чоры тәмамланганнан соң, ачык уттан куркынычсыз файдалану өчен кирәкле шартларны үтәгәндә, шашлык кыздырырга була.