Лениногорскилылар өчен 16 апрельгә һава торышы фаразы

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 16 апрельгә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә.Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с тизлектә, көчәйгәндә 15-20 м/с га кадәр, көндез урыны белән 15-18 м / с га кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+3, максималь һава температурасы көндез +6..+9˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International