Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов М.Горький исемендәге паркта чираттагы төзелеш планеркасын үткәрде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков белән берлектә урман паркы территориясен йөреп чыкты.

Шулай ук «Лениногорск урманчылыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесе» җитәкчесе Александр Степанов һәм  «Мастер-строй» ҖЧҖ подрядчы оешмасы вәкилләре дә катнашты.

Элегрәк бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеш барышын тикшерде. Кайбер йөкләмәләр район Башлыгы тарафыннан яңгырады: төзелеш чүп-чарын җыештыру, агач һәм куакларны ревизияләү, корыган агачларны чыгару, яңа агачлар утырту, паркны төзекләндерү эшләре. Планеркада шәһәр Мэры эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкару буенча конкрет бурычларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International