ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул “Лениногорск урманчылыгы” ДКУның һәм “Лениногорск урман хуҗалыгы” ТР ДБУнең 2020 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеген бәяләде. Министрның беренче урынбасарын муниципаль район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм “Лениногорск урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов озата бардылар.
Аерым алганда, Илгизәр Зарипов Лениногорск һәм Зәй-Каратай участок урманчылыкларында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны урнаштыру эшләренең барышы белән танышты, ТР “Урман-янгын үзәге” ДБУнең III типтагы урман янгыннары станциясен һәм ТР “Лениногорск урман хуҗалыгы” ДБУнең җитештерү участогын карады.
Эш сәфәре азагында Илгизәр Зарипов Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Очрашу кысаларында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта оешмаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү тәртибе һәм башкалар турында фикер алыштылар.