#отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу хәйрия акциясе

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф оешмаларында санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү турында» .2020 елның 13 апрелендәге  № СК-150/03 хаты нигезендә Россия Федерациясе субъектларына белем алучы мәгариф оешмаларын укытуның дистанцион формасына күчерүне оештырырга тәкъдим ителә.

Укуның дистанцион формасын оештыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан аз керемле гаиләләрдән булган балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе оештырылды (#отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу).

Татарстан Республикасының теләсә кайсы кешесе, биләгән вазыйфага һәм социаль статуска бәйсез рәвештә, аз керемле гаиләләрдән булган балаларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә һәм мәктәпкә компьютер техникасының запас (файдаланылмый торган) чараларын һәм читтән торып уку шартларын булдыру өчен мобиль җайланмаларны алып килергә мөмкин. 

Читтә калмагыз - якыннарыгызга ярдәм итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International