Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск районы мәгариф учреждениеләрендә онлайн-дәресләр карады, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.
8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары бу вакытта татар теле дәресендә шөгыльләнделәр, ә 10 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары өчен астрономия дәресе башланды.
Укытучылар башлык игътибарын интернетның сыйфатына һәм барлык гаиләләрдә дә онлайн-дәресләр үткәрү өчен кирәкле җиһазларның булмавына юнәлтте.
"Онлайн-платформаларга тоташуда һәм аларның тотрыклы эшләвендә билгеле бер кыенлыклар бар, әмма без моның өстендә эшлибез инде», - дип билгеләп үтте район Башлыгы.
«Онлайн-платформаларга тоташканда һәм аларның тотрыклы эшләвендә кыенлыклар бар, әмма без моның өстендә эшлибез инде», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Район башлыгы шулай ук укучылар белән аралашты, аларның яңа белем алу форматына ничек яраклашканлыкларын сорады. Аларны үз-үзен изоляцияләү режимын сакларга, кирәкмәгәнгә урамга чыкмаска, урамга чыкканда саклык битлекләрен кияргә һәм иң мөһиме үзен һәм якыннарын сакларга чакырды.
Бүгенге көндә Лениногорск районында 34 мәктәп дистанцион уку форматына күчкән, шуларның 14е шәһәрдә , араларында коррекцион мәктәп тә бар, 20-се районда.