Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Бөек Ватан сугышы ветераны өчен Җиңү музеена виртуаль тур оештырды

2020 елның 10 апреле, җомга

9 апрель көнне «Ветеран белән якшәмбе көн » социаль проекты кысаларында социаль хезмәткәр һәм «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Бөек Ватан сугышы ветераны Гуськов Александр Григорьевич янына бардылар.

Үз-үзен изоляцияләү белән бәйле рәвештә, гражданнарга өйдә калырга киңәш итнлгән булу сәбәпле  Александр Григорьевич өчен интернет ярдәмендә виртуаль тур реаль вакыт режимында, Мәскәү шәһәренең Җиңү музеена үткәрелде.

Үткәннәргә экскурсия кызыклы һәм дулкынландыргыч булды, сугыш рухын тоярга мөмкинлек бирде.  Ветеранның күңеле нечкәреп китте. Александр Григорьевич барлык кешеләргә дә музейда булырга һәм Бөек Ватан сугышы турында документаль таныклыклар һәм төп фактлар белән танышырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International