Зәй-Каратай авыл җирлеге территориясендә авыл оешмалары - авыл җирлеге администрациясе, мәктәп, балалар бакчасы, почта, сбербанк бүлекчәсе, авыл мәдәният йорты, китапханә катнашында экологик өмә үткәрелде.
Иске Шөгер авыл җирлеге территориясен чүп-чардан чистартуда авыл советы, мәдәният йорты, китапханә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.
Коры яфракларны һәм чүп-чарны җыештыру буенча зур эш башкарылды.
Авыл җирлекләре территорияләрен чүп-чардан чистарту дәвам итә.