2020 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы, Лениногорск МР, Подлесный бистәсе ,Сиреневая ур., 21 адресы буенча мунчада янгын чыга.
Янгын сүндерү бүлекчәләре бик тиз килеп җитә һәм күрше корылмаларга ялкын таралырга ирек бирми. Яну нәтиҗәсендә янгын мәйданы 4 кв.м тәшкил иткән. Янгында Һәлак булучылар, җәрәхәтләнгән кешеләр юк. Янгынның сәбәбе электр җиһазларының авария режимы булган.