ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 7 нче апрельгә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә.
Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран, көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6, көндез максималь һава температурасы +2..+5˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.