Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов социаль челтәрдәге шикаятькә җавап итеп, Куйбышев урамы, 7 йорт адресы буенча кибеткә чыкты.
«Инстаграм» социаль челтәрендә бер хатын Куйбышев урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан азык-төлек кибетендә тавык алып булмый, дип зарланган.
Район Башлыгы кибет хезмәткәрләре һәм килүчеләр белән аралашты, әлеге кибеттә беренче чиратта кирәкле азык-төлек бар иде, азык-төлек кертү планлы режимда килә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче чиратта кирәкле товарларны китерүгә, бәяләрне, әзер продукцияне сатудагы проблемаларны карау буенча тәүлек буе эшли торган кайнар линияне ачты. Телефон: 8 (843) 210-05-77, WhatsApp: +7 917 264-13-27.
Шулай ук 5-43-50 телефоны буенча Лениногорск районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать итә аласыз.