Татарстан мәктәпләре 6 апрельдән дистанцион укуга күчәчәк

2020 елның 5 апреле, якшәмбе

Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләрендә 6 апрельдән дистанцион уку башлана. Бу хакта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Барлык кирәкле документлар, эш тәртибе Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, шулай ук Россиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан килештерелде», - диде ул.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов элек укучыларны 1 апрельгә дистанцион укыту системасын әзерләргә йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International